КонцертЭстрадаМузыка народов мира6+

Яңа татар җыры

Концерт в Казани  •  КРК «Пирамида»

16 сентября, СРЕДА, 19:00

О концерте

6 ел дәвамында «Яңа татар җыры» конкурсы татар музыка дөньясына дистәләгән ХИТ җырлар бүләк итте, авторларны танытты, тамашачыларны сыйфат һәм дәрәҗә белән сокландырды. 6 ел эчендә җыелган популяр, хит дәрәҗәсенә җиткән, халык мәхәббәтен яулаган ИҢ-ИҢ җырлар белән тулачак! Шулай ук кичәдә быелгы конкурс җиңүчеләренең өр-яңа җырлары яңгыраячак. Сәхнәдә эстрадабызның якты йолдызлары — Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Иркә, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Марат Галимов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Алмаз, Айдар Юнысовлар, «Казан егетләре» төркеме һәм башкалар чыгыш ясаячак! Алып баручылар: Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин. Генераль продюсер — Рифат Фәттахов. Татар мәдәнияте бәйрәменең шаһитлары булырга ашыгыгыз! «VI Яңа татар җыры» гала — концертында очрашканга кадәр!
Источникkassir.ru

Адрес

ул. Московская, 3
Кремлёвская
Площадь Тукая
+7 (843) 570-07-00

Источник изображения: vagapovfond.ru

Яңа татар җыры